Accessibility links

Русиядә йөк машиналары чыгару кими, КамАЗда арта


2010 елның гыйнварында Русиядә йөк машиналары җитештерүче ширкәтләр арасында бары тик КамАЗ ширкәте генә җитештерү күләмен нык арттырган.

Русиянең АСМ-Холдинг аналитик үзәге белдерүенчә, бу елда илдә йөк машиналары җитештерү гомумән алганда кимегән.

Бу елның гыйнвар аенда Русиядә йөк машиналары җитештерү узган елның гыйнвары белән чагыштырганда 47,4 процентка кимеп 2174 данәгә калган.

Шуларның 1682-се КамАЗда чыгарылган.

КамАЗ җитештерүне былтыргы гыйнвардагыдан 57 процентка арттырган.
XS
SM
MD
LG