Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман спортчылары Җәмигъ мәчетендә


18 февральдә, Мәскәү Җәмиг мәчетендә тәннәрендә зәгыйфьлек булган бер төркем мөселман спортчылары Параолимпия уеннарына китер алдыннан, татар һәм башкорт егетләре - Русиянең Европа өлеше мөселман дини идарәсе рәисе, мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин һәм башка дин әһелләре белән очрашты.

Җәмигъ мәчетендә аларны сый-хөрмәт белән каршы алдылар, бүләкләр биреп, хәер дога белән озатып җибәрделәр. Спортчылар иртәгә кышкы Олипия уеннары бара торган Ванкуверга юл алачак. Җәмигъ мәчетенә 5 спортчы килгән иде. Алар арасында Екатеринбург, Башкортстан һәм Татарстан спортчылары бар. Алар барысы да чангыда йөрүчеләр. Әлфис Макаметдинов - Екатеринбурдан, Урал Гомәров, Ирек Зарипов һәм Әмир Гомәров - Башкортстаннан, ә инде араларындагы иң яше Рушан Миннеголов Татарстанның Саба районыннан.

Бу очрашу, алда торган Олимпия уеннары турында Рушан Миннеголов: «Мондый зур ярышларда беренче тапкыр катнашам. Татарстанда гарипләр өчен махсус ярышлар оештырылмый. Мин гомум спортчылар арасында катнашканым бар. Минем кулым гына зәгыйфь, чангыда мин әйбәт шуам. Дулкынланам әлбәттә. Бу бит инде бик зур ярышлар. Карап карыйк әле, кем белә бәлки җиңеп кайтырбыз», диде.

Ә инде төркем җитәкчесе Әмир Гомәров: «Без беренче тапкыр гына катнашмыйбыз инде. 4 ел элек Туринда безнең Ирек Зарипов 4 урынны алган идем. Чөнки анда әле әзерлек җитеп бетмәде, беренче тапкыр бит. Безнең өчен бу бик зур ярышлар. Алар бит 4 елга бер генә тапкыр була. Без монда мәчеткә үзебез теләп, хәер-дога ишетер өчен килдек. Безгә Коръән китаплары бүләк иттеләр. Без иртәгә китәбез һәм Ванкуверда параолимпия уеннарында 23 февральгә кадәр булачакбыз», диде Әмир Гомәров.

Бу очрашу һәм дин әһелләренең спортчыларны дога белән озатулары хакында Равил хәзрәт Гайнетдин болай диде: «Кайберәүләр инде шаяртып, барлык спортчыларны динен сорамый чиркәүгә китереп чукындыруларына карата, «моннан җүңү булмаячак!» дигәннәр иде. Хәзер инде уен нәтиҗәләренә күз салсак, шуңарга охшаган да. Динне PR кампаниядә катнаштыру һич дөрес нәрсә түгел. Дин ул һәр кешенең шәхси, вөҗдан эше. Безгә килгән спортчыларны беркем дә төяп алып килмәде. Алар үзләре очрашу теләкләрен белдергәннәр», диде Равил хәзрәт Гайнетдин.

Шулай итеп, параолимпия уеннарына юлга чыгар алдыннан бер төркем татар-башкорт спортчылары Мәскәү Җәмигъ мәчетендә дин әһелләре белән очраштылар, хәер дога алдылар.
XS
SM
MD
LG