Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте иске машинаны яңага алмаштыручыларга ярдам итмәкче


Русия икътисад министры Элвира Нәбиуллина Русия Германия үрнәгендә иске машиналарны яңаларына алмаштыру програмы булдырырга тели диде.

Нәбиуллина моны Мәскәүдә Германия икътисад министры Руйнер Брюдерле белән очрашудан соң әйтте.

Германиядә 9 елдан искерәк машиналарны яңага алмаштыручыларга дәүләт 2500 евро акча бирә.

Нәбиуллина Русия бу ысулны ныклап өйрәнә диде.

Аның әйтүенчә, Русия хөкүмәте быел шуңа охшаш програмны гамәлгә кертергә тели.
XS
SM
MD
LG