Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дымовскийның тарафдары җиде тәүлеккә тоткарланган


Новороссийский – Элекке милиция майоры Алексей Дымовскийны вәкиллек итүче хокук яклаучы Вадим Корастылев җиде тәүлеккә тоткарланган.

Җәмәгать мәхкәмәсе аны канунсыз җыелыш үткәргән өчен гаепле дип тапкан һәм 2 мең рубль штраф түләргә мәҗбүр иткән.

Корастылев җомга көнне Дымовскийны яклап митингка чакырган кәгазьләр тараткан вакытта кулга алынган.

Дымовский үзе узган ел Новороссийский милициясе җитәкчелегенә тәнкыйть белдергән видеоязмаларны интернетка урнаштырып зур шау-шу тудырган иде. Бу хәлдән соң ул вазыйфасыннан читләтелде һәм хәрәмләшүдә гаепләнеп кулга алынды.
XS
SM
MD
LG