Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берлин фестивалендә Төркиянең “Бал” фильмы җиңде


Берлин – Берлин фестиваленең төп бүләге – “Алтын аю” – төрек режиссеры Сәмих Капланоглы төшергән “Бал” фильмына бирелде. Бу фильм югалган умартачы әтисен эзләп урманга киткән бер малайның маҗаралары турында.

Русиянең “Мин җәйне ничек үткәрдем” фильмы ике “Көмеш аю” бүләген алды. Бу фильмда уйнаган актерлар Григорий Добрыгин һәм Сергей Пускепалис иң яхшы ир-ат роле өчен, фильмны төшергән Павел Костомаров иң яхшы оператор буларак “Көмеш аю”лар белән бүләкләнде.

30 ел элек җенси җинаять кылуда гаепләнгән, хәзерге вакытта Швейцариядә өй сагы астында утыручы режиссер Роман Поланский “Өрәк-язучы” фильмы өчен иң яхшы режиссер бүләген алды.
XS
SM
MD
LG