Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстнда НАТО ялгыш 27 тыныч әфганны үтерде


Әфган хөкүмәте белдерүенчә, илнең көньягындагы Урузган һәм Даи Кунди виләятләре чигендә НАТО һава көчләре ялгышлык белән тыныч әфганнар төркемен утка тотып 27 кешене үтергән.

Хөкүмәт моны "аклап булмаслык" гамәл дип атады.

Хөкүмәт сүзчесе әйтүенчә, тыныч кешеләр утырган 3 микроавтобус карваны утка тотылган.

НАТО көчләре Әфган һәм НАТО хәрбиләренә таба баручы бу машиналарда талибан сугышчылары дип уйлап ялгышкан.
XS
SM
MD
LG