Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Дубайдагы үтерүдә Европа паспортлары куллануга ризасызлык белдерә


Европа Берлеге тышкы эшләр министрлары гыйнвар аенда Дубайда Хәмас җитәкчесе Мәхмүт әл-Мәдһүне үтерүдә Британия, Ирландия, Франция һәм Германиянең 11 паспортын кулланылуга кискен ризасызлык белдерде.

Шулай да Брюссельдә берлек илләренең тышкы эшләр министрлары очрашуында чыгарылган әлеге белдерүдә үтерүне Израиль оештырган булу мөмкинлегенә ишарә юк.

Бубай полициясе әлеге үтерүне Израил оештырган булырга мөмкин дип белдерде.

Израиль бу турыда рәсми белдерү ясаудан баш тартты.
XS
SM
MD
LG