Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров Иранга корал сатмауны иминлек мәсьәләсенә бәйли


Русия Иранга ракета калканы сату мәсьәләсендә үз позициясен кырыслатты.

Мәскәүдә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Иранга ракетадан саклану системын сату килешүен гамәлгә ашырганчы кайбер сорауларга ачыклык кертәсе бар диде.

Ул шулай ук журналистларга: “Илдәге кануннар һәм халыкара йөкләмәләр” нигезендә аерым бер төбәкне тотрыксызландыруга илтүче гамәлләр кылмыйбыз”, - диде.

Элегрәк Русиянең кайбер рәсмиләре 150 чакрымнан ракеталарны һәм очкычларны бәреп төшерә алучы С-300 системын Иранга тапшырмауны техник сәбәпләр белән аңлаткан иде. Лавров ул турыда әйтмәде.
XS
SM
MD
LG