Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак гаскәрдән чыгарылган офицерларны кире кайтара


Багдад хөкүмәте сугыштан соң армиядән чыгарылган 20 мең офицерны яңадан вазифага алачагын белдерде.

Америка Гыйрак сугышыннан соң илдәге баас хакимиятен һәм гыйрак армиясен гамәлдән чыгарган иде.

Оппозиция хөкүмәтнең бу адымын сайлау кайгысы белән эшләвен алга сөрә. Оппозиция фикеренчә бу адым белән премьер Нури әл-Малики баас партиясенә булачак тавышларны үзенә тартырга тырыша.

Сайлау комиссиясе элекке Баас партиясе белән бәйләнеше булуын алга сөреп, 500дән артык нәмзәтнең сайлауга катнашуын кире какты. Бу карар сайлау алдыннан илдә зур каршылык тудырган иде. Мөрәҗәгатe кире кагылган нәмзәтләрнең күпчелеге сөнниләр булуы белдерелә.
XS
SM
MD
LG