Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай саклануга чыгымнарын арттыра


Кытай хәкимиятләре быел дәүләт бюджетында саклану чыгымнарын башка елларга караганда 7.5 % арттырырга ниятли.

Пекинның рәсми вәкиле 2010 елга саклануга 80 миллиард доллар тотылырга тиеш, дип хәбәр итте.

Стокһольмда урнашкан Тынычлык мәсьәләләрен тикшерү институты мәгълүмәтләренә караганда, саклануга тоткан чыгымнары белән Кытай Кушма Штатлардан соң икенче урында тора.
XS
SM
MD
LG