Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда бер сугышчының үтерелүе хәбәр ителә


Дагыстанның Дербент районында бер сугышчының үтерелүе хәбәр ителә.

Җирле тәртип саклау оешмалары белдерүенчә, Исламетдин Аликулиев шәһәр ит комбинаты гаражында чолганышка алынган.

Сөйләшүләр барышында ул хакимияткә бирелүдән баш тартты һәм һөҗүм вакытында атып үтерелде диелә.

Тәртип саклау оешмалары аның 4 мартта милиция хезмәткәрләренә ут ачуга катнашы булуын әйтә.

Ул һөҗүмдә 2 милиция хезмәткәре яраланган иде.
XS
SM
MD
LG