Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингуш президенты сугышчылар башлыгы үлемен раслый


Ингушетия президенты Юныс-Бек Евкуров махсус операция нәтиҗәсендә Төньяк Кавказдагы сугышчылар җитәкчеләренең берсе, Сәит Бурятский исеме белән танылган Александр Тихомировның үтерелүе турындагы хәбәрне раслады.

Бәрелеш урынында кораллар белән бергән Бурятиядә туган Александр Тихомиров исеме белән 2 паспорт та табылуы хәбәр ителә.

Мәетне тикшергән табиблар әлегә аның Тихомировныкы булуын раслау белдермәде.

Элегрәк Экажево авылында сишәмбе булган бәрелеш нәтиҗәсенлдә 6 сугышчының үтерелүе, экстремизмда шикләнелгән 15 кешенең кулга алынуы хәбәр ителгән иде.
XS
SM
MD
LG