Accessibility links

Кайнар хәбәр

Березовский жиңеп чыккан


Эшкуар Борис Березовский Лондондагы мәхкәмәдә Русиянең Телерадиокомпаниясенә (ВГТРК) карата биргән дәгъвасында жиңеп чыкты.

Березовский 2007 елда “Атналык яңалыклар” программасында күрсәтелгән сюжеттан соң, намус һәм абруйны саклау дәгъвәсе белән мәхкәмәгә мөрәжәгать иткән иде.

Телевизордан күрсәтелгән ул язмада, Петр исемле бер кешенең, Лондонда ФСБ хезмәткәре булган Александр Литвененконы үтерүне Березовский оештырган, дигән раславы бар иде.
Мәхкәмә эшкуарның дәлилләре белән килеште.

XS
SM
MD
LG