Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан айныткычында фажига


Башкортстанның Бөре шәһәре айныткычында Дмитрий Апаринны каты кыйнау факты буенча жинаять эше ачылган.

Башкортстанның тикшерү идарәсе матбугат хезмәте “Интерфакс”ка, биредә сүз сәләмәтлеккә зыян китерү турында бара, ләкин кемгә карата гаепләү белдерелгән, анысы билгеле түгел, дип хәбәр иткән.

Шул ук вакытта эчке эшләр министры урынбасары Руслан Шәрәфетдинов, “Интерфакс”ка, айныткыч хезмәткәрләренең гаебе расланмаган, шулай булуга карамастан аларның дүртесе тәртип жаваплылыгына тартылган, дип белдергән.

Пәнжешәмбе көнне Башкортстан хокук яклаучыларына 22 яшьлек Дмитрий Апаринның әнисе мөрәжәгать итеп, 10 февральдә айныткычка эләккән улының икенче көнне “муен сөяге сынган” дигән диагноз белән хастахәнәгә салынуын хәбәр иткән.
XS
SM
MD
LG