Accessibility links

Кайнар хәбәр

Директор урынбасарына хөкем карары


Марий-Эль республикасының Волжский шәһәре мәхкәмәсе, һөнәри училищеның тәрбия буенча директор урынбасары Римма Сәлимовага шартлы хөкем карары чыгарды.

Сәлимова ятим балаларның 260 мең сум акчасын урлауда гәепләнә, диелгән республика прокуратурасының интернет сәхифәсендә.

Училищеда укучы балаларның опекуны булган Римма Сәлимова 18 яшьлек ике ятимә кыз-баланың 260 мең 586 сум акчасын үзләштергән. Ул балалар акыл ягыннан зәгыйфь булганнары өчен, аңар тулысынча ышанганнар, диелә хәбәрдә.

Сәлимованың, бу акчаларны бары тик сакларга гына алып тордым. дигән аңлатмасы мәхкәмәне ышандырмый, Аңар барлык урланган акчаларны кире кайтарганнан соң да, дүрт ел шартлы хөкем карары чыгарыла.

Һәм аңар мәхкәмә карары нигезендә ике ел ярым укытучылык эше белән шөгелләнү тыелган.
XS
SM
MD
LG