Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барак Обама һәм Хәмит Карзаи талибаннар белән тынычлык сөйләшүләре киләчәген тикшерде


АКШ һәм Әфганстан президентлары Барак Обама һәм Хәмит Карзаи Талибан хәрәкәте белән киләчәктә ике арада тынычлыкны урнаштыру турындагы вазгиятне тикшерде.

Видео элемтә белән алып барылган фикер алышуларда ике як та, бу сөйләшүләргә талибларның сугышчан түгел, уртачыл тармагы жәлеп ителергә тиеш, дигән фикергә килде.

Обама белән Карзаи шулай ук иминлек һәм әфган хәкимиятенең коррупция, наркотиклар сату белән көрәш проблемаларын да тикшерде.

Сөйләшүләрдә Әфганстанның 16 сентябрьгә билгеләнгән парламент сайлауларына хәзерлегенә аерым ихтибар бирелде.
XS
SM
MD
LG