Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимошенко Украинаның “күләгәдәге” хөкүмәт башлыгын тәкъдим итте


Украинаның элекке премьер- министры Юлия Тимошенко, бүген журналистларга оппозициядәге хөкүмәтне тәкъдим итте.

“Күләгәдәге” кабинет башлыгы Тимошенко блогыннан депутат Сергей Соболев.

Элегрәк оппозиция 16 министрдан торган үз хөкүмәтен раслаган иде. Беренче утырыш бер атнадан булырга тиеш.

Сайлаулардагы көндәше Виктор Янукович президент итеп игълан ителгәч, Юлия Тимошенко оппозициягә китте.
XS
SM
MD
LG