Accessibility links

Кэтрин Эштон Якын Көнчыгышка килде


Европа шурасының халыкара эшләр буенча секретаре Кэтрин Эштон бүген Иерусалимга килде, аннан Гәззә сызыгына барырга тиеш.

Ул Берләшкән милләтләр оешмасы һәм Израиль вәкилләре белән сөйләшүләр уздырачак.

Израиль президенты Шимон Перес белән сөйләшкәннән соң журналистларга ул, сәфәренең мөһим максатларының берсе Израиль белән фәләстиннәр арасындангы солых сөйләшүләрен жайга салу булса, икенчесе Израиль белән Европа берлеге арасындагы мөнәсәбәт турында сөйләшү, диде.

Эштон шулай ук, Гәззә сызыгында 2007 елдан бирле Гәззәдә хәкимиятне үз кулларында тоткан Хәмәс төркеме вәкилләре белән очрашмаячак, диде.
XS
SM
MD
LG