Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли тел үсешен кире каккан министр кирәкме?


Украинаның Львов шәһәрендә Русия тарафлы мәгариф министры Дмитрий Табачникны эштән җибәрүне сорап зур каршылык чарасы узды. Алар фикеренчә, украин теле һәм мәдәнияте үсешенә каршы кеше министр була алмый. Татарстанда да милли хәрәкәт вәкилләре республика мәгариф министры белән очрашудан шактый борчылып кайткан иде.

Львовта 5 меңләп кеше өлкә шурасы янына Табачникка каршы пикетка чыкты. Студентлар һәм укытучылар аларның таләпләре үтәлмәсә, Киевта зур урам чаралары уздыру белән яный. Милләтчеләр баш күтәрәчәген әйтә.

Львов җәмәгатьчелегеннән тыш, мәгариф һәм фән министры Дмитрий Табачник вазыйфадан азат итүне тагын 4-5 өлкә яклап чыкты.

Львов өлкә шурасы депутатлары Табачникның билгеләнүен сәяси заказ дип атый. Депутатлар премьер-министр һәм Югары Рада рәисенә аны вазыйфадан алу мөрәҗәгате белән чыкты.

Студентлар Табачникка каршы пикетка аның хезмәтләрен дә алып чыккан
“Соңгы елларда коммунист Крючков белән ул тарихи дөреслеккә туры килмәүче һәм украина җәмгыятен какшатуга юнәлдерелгән берничә хезмәт бастырды. Аерым алганда ул 1933 елгы Һолодоморны украин халкы геноциды дип тануга каршы чыкты. Шулай ук урыс телен икенче дәүләт теле итү яклы чыгышлар ясады” диелә мөрәҗәгатьтә.

Алар әйтүенчә, Табачник советлар заманы тарихын алга сөреп, соңгы вакытта архив документлары нигезендә пәйлә булган дөреслекне “уздырмау” ягын карый.

Львов өлкә шурасы Табачник инде үсеш ала барган украин белем бирү тармагындагы реформаларны туктату, украин телен түбәнәйтү өчен махсус куелган дигән фикердә. Шуңа депутатлар “андый кеше Украина дәүләт эшендә эшләргә тиеш түгел дип белдерә”.

Билгеле булганча, узган ел азагында Татарстандагы милли хәрәкәт вәкилләре дә мәктәпләрдә татар мәгарифенең киләчәге турында сөйләшергә республика мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов белән очрашкан иде. Министр ул чакта мәктәптә урысча укытылмаса, балаларның мөмкинлекләре чикләнә дип әйтте.

“Үзе татар мәктәпләренең ябылмавын, милли мәгарифнең яшәвен сөйләде. Әмма югары сыйныфларда татарча белү нәрсәгә кирәк ул дип әйтте”, ди очрашуда катнашкан Татар иҗтимагый рәисе Галишан Нуриәхмәт.
XS
SM
MD
LG