Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тифлиста фәнни конференция 19 гасырда булган чиркәсләр геноцидын тикшерә


Тифлиста “Чиркәсләр һәм Төньяк Кавказ халыклары: узган белән киләчәк арасында” дигән темага халыкара фәнни конференция ачылды.

Аны Американың “Джеймстаун фонды” һәм Тифлис университеты каршындагы Кавказны өйрәнү халыкара мәктәбе оештырган.

Бу вакыйга шунда ук сәяси яңгыраш алды - бу программа кысаларында “Чиркәслар геноциды турында” дигән тема да тикшереләчәк. Әлеге тема 19 гасырда Кавказ сугышы вакытындагы фажигале вакыйгаларга кагылачак.

Русия һәм Грузия мәгълүмат чараларында, Тифлиста бу теманы тикшерү болай да гади булмаган рус-грузин мөнәсәбәтләрен тагын да кискенләштерергә мөмкин дигән язмалар басылып чыкты. Ләкин Тифлис университеты ректоры Гиги Тевзадзе ул фикерләр белән риза булмавын әйтте.

Кайбер чиркәс оешмасы житәкчеләре, Сочида (тарихи адыг жирләрендә) Олимпиаданы булдырмау өчен чыгыш ясаучылар, абхаз-грузин сугышы вакытында үзләренә каршы сугышкан Грузиягә барудан баш тартты.
XS
SM
MD
LG