Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якын Көнчыгышта билгесезлек


Пан Ги Мун, Һиллари Клинтон, Сергей Лавров, Тони Блэр, Катлин Эштон
Пан Ги Мун, Һиллари Клинтон, Сергей Лавров, Тони Блэр, Катлин Эштон

Мәскәүдә Якын Көнчыгыш “квартеты” утырышы, башкача әйткәндә бу төбәкнең проблемаларын чишү планнарына багышланган җыен узды. БМО, АКШ, Европа Берлеге һәм Русия Израилне Көнчыгыш Иерусалимда торак төзүне туктатырга чакыра.

Якын Көнчыгышта солых урнаштыру дистә елларга сузылган кебек аның ахыры әле дә күренми. Ике тарафта да хакимияткә яңа көчләр килү белән вазгыять үзгәрә һәм күп очракта катлаулана бара. Моңарчы сөйләшүләргә нык тәэсир итә алган АКШ хәзер үз позициясен югалта, чөнки Израилдә яңа килгән Беньямин Нетаньяһу хөкүмәте Көнчыгыш Иерусалимда торак төзү ниятеннән баш тартырга теләми. АКШ һәм бу сөйләшүләрдә аның 3 тарафдары – Европа Берлеге, Русия һәм БМО беренче чиратта нәкъ шул төзелешләрне туктатырга чакыра.

БМО генераль секретаре Пан Ги Мун, Көнчыгыш Иерусалимда бер тараф та үзе генә хәл иткән адымнар ясарга тиеш түгел, дип белдерде.

Көнчыгыш Иерусалимда Писгат Зеев төзелеше
Шулай ук дипломатлар Израил белән фәлестиннәрне солых сөйләшүләрен яңартырга һәм иң соң дигәндә дә 2 елдан да калмыйча тынычлык килешүенә ирешергә чакырды.

Дипломатларның фаразлары бер төрле, чынбарлык исә башкача. Русиянең фәннәр академиясендәге көнчыгышны өйрәнү институты профессоры Ирина Звягельская сөйләшүләрдә алга китеш булуына ышанмый

“Төбәктәге киеренке вазгыятьне истә тотканда, сөйләшүләр берәр төрле нәтиҗәгә китерер дип уйламыйм. Әмма бүгенге очрашу проблеманың мөһимлеген һәм “квартетның” аны чишү өчен тырышлыкларны дәвам итү ниятен күрсәтә.”

Профессор ханым сүзләренә караганда, хәзер сөйләшүләрдә төп рольне үз өстенә Русия алырга тели. Сөйләшүләрнең Мәскәүдә үтүе дә, аннан алда фәлестиннәрнең Хәмәс һәм Фатх оешмалары җитәкчеләренең Русиягә килеп китүе һәм Израил хөкүмәте башлыгы Нетаньяһу сәфәре дә - моңа дәлил.
Нетаньяһуның торак төзү карары - безне мыскыл итә


Русиянең Якын Көнчыгыш сәхнәсе түренә чыгу тырышлыгына тагын бер сәбәп бар – узган атнада Якын Көнчыгышта АКШ вице-президенты Джо Байден булды. Сәфәренең максаты – Вашингтонның солых сөйләшүләренә үзенчә, аерым ярдәм тәкъдим итүе иде. Әмма Байден максатына ирешмичә кире кайтып китте, аның сәфәре вакытында ук Израил хөкүмәте Көнчыгыш Иерусалимда 1600 яңа йорт төзү нияте турында хәбәр итте.

Көнчыгыш Иерусалимне үз башкаласы дип санаган фәлестиннәр торак төзү планнары булганда тынычлык сөйләшхләреннән баш тартуларын белдерде.

Вашингтонның боларга ачуы чыкты. Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Байденның сәфәре көнендә яңа төзелеш башлау турында игълан итүне – “мыскыл” итү дип атады.

Бүген Израилгә ясалган кисәтүнең нәтиҗәсе нинди булыр? Клинтон кичә Мәскәүдән Израил премьеры Нетаньяһу белән телефоннан сөйләшкән. Израил җитәкчесе Израил һәм фәлестиннәр “бер беренә ышанычны кайтару өчен адымнар ясарга тиеш” дип килешкән.

Әлегә Хәмәс җирләреннән Израилгә таба ракеталар атыла, Израил очкычлары Газзәне утка тоткан, дигән хәбәрләр генә килә.
XS
SM
MD
LG