Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фатир мәсьәләсе: ветераннарга хөрмәт, ә башкаларга?


Казанда социаль ипотека нигезендә, бер бүлмәле фатир отып та, әле өйләренә күченмәүчеләрдән торакларын кире ала башлаганнар. Татарстан президенты каршындагы Дәүләт торак фонды 9 май – Җиңүнең 65 еллыгына аны ветераннарга бирәчәк. Чөнки моның өчен федераль акчалар бүленә. Ә Республиканың әлеге акчадан колак кагасы килми.

Ветераннарга фатир бирү, әлбәттә, уңай күренеш. Ләкин федераль программа нигезендә, алар аны базардан да ала ала. Чөнки һәр ветеранга 36 квадрат метр торакка 943,2 мең сум субсидия (квадрат метры 26,2 мең сумнан) каралган. Ләкин социаль ипотека програмы нигезендә зуррак мәйдан алу мөмкин, чөнки анда фатир бәясе арзанрак бара.

Дәүләт торак фонды җитәкчесе киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин әйтүенчә, бу ветераннарга хөрмәт йөзеннән башкарыла. Ә инде 3-4 ел фатир көтеп, әлеге бәхеткә ирештем дигәндә генә, аны яшь гаиләләрдән, бюджет өлкәсендә аз хезмәт хакы алып эшләүчеләрдән тартып алу исәпкә алынмый, күрәсең.

Мидхәт Шәрифуллин
“Әлеге йортларның кайберләренә инде бәйге уздырылган һәм кешеләргә билгеләнгән инде. Хөкүмәт бәйгедә җиңеп әлеге фатирларын алып җиткермәгән кешеләрнең торакларын ветераннарга бирергә тәкъдим итте. Халык моны аңларга тиеш. Хәзер Казан күләмендә 2005 елның 1 мартына кадәр чиратка баскан кешеләрне фатир белән тәэмин итү гамәле бара. Аларның күбесе инде фатирлы булды. Әмма 10-12-гә якын сугыш ветераны яки аларның тол хатыннары фатир әле алмаган. Шуңа аларга бәйгедә фатир отып та, әле килешүне алмаган кешеләрнең фатирларын сайлау рөхсәте бирелде. Алар якын көннәрдә фатирларны сайлап бетерергә тиеш”, ди Шәрифуллин.

Аның сүзләренчә, фатирлары алынган гаиләләр җиңел бәйгедә башка төзелгән йортлардан торак ала алачаклар.

“Бу вакыт бераз озынайтыла, әмма аларга үзләре элек откан фатирга тиң торак биреләчәк. Фатир отучылар, әлбәттә, тизрәк күченергә тели, әмма моның әхлакый ягы бар”, ди ул.

Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин әйтүенчә, хәзерге вакытта үз торак шартларын яхшыртуга гариза язган 72 ветеран 2010 елның 1 маеннан соң да торакны көтәргә әзер булуын әйткән. Әмма Русия Төбәкләр үсеше министрлыгы мондый тәртипкә каршы.
XS
SM
MD
LG