Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа президентны татар телен сакларга чакыралар


Яңа президентның вазифага керешү тантанасы алдыннан М.Мөлекев исемендәге Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары татар телен яклап пикет үткәрде. Милиция аларны Ирек мәйданына кертмәде, алайда бу каршылык чарасын тыймады.

ТИҮ әгъзалары татар телен яклап пикет үткәрде
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:45 0:00


Татар иҗтимагый үзәгеннән бер төркем пикетчылар үзләренең шигарьләрен опера театры янында күтәрә алды. Милиция аларны Ирек мәйданына кертмәде. Иҗтимагый үзәк вәкилләренең Горький һәм Пушкин урамнары кисешкән урында шигарьләрләр күтәреп һәм байраклар болгап бер сәгать тирәсе торды.

Бу урын җайлы булып чыкты. Президент инаугурациясенә - Зур концертлар залына баручы түрәләр һәм үз эшләре белән ашыгучы казаннар пикетчыларны күреп китә алды.


Шигарьләр арасында “Дәүләт террорына юк!”, “20 елда татар телен дәүләт теле булдыра алмадык. Булдырабыз!” һәм башка шундый татар телен яклап язылганнары бар иде.

ТИҮ вәкилләре әйткәнчә, алар бөтен түрәләр җыелган Зур концертлар залы каршына чыгарырга теләгән. Әмма бер көн кала анда пикет үткәрү гозере кире кагылган.

Башта пикетчылар Ирек мәйданына Карл Маркс урамы ягыннан бәреп керергә уйлады. Әмма Иҗтимагый үзәк картлары киң җилкәле милиция хезмәткәрләренә каршы тора алмады. Бераз тарткалашып алганнан соң, тәртип саклаучылар пикетчыларга үз чараларын читтәрәк, мәсәлән, Алкадагы Гумилев һәйкәле янында үткәрергә тәкдим итте.

Милиция Татар ижтимагый үзәге активистларын ТИҮ бинасы янында туктатты


Иҗтимагый үзәк вәкилләре анда барырга теләмәде һәм опера театры янындагы зур юл чатына басты. Милиция инде бу урында пикетны тыймады.

XS
SM
MD
LG