Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия һава юлларына Пасха бәйрәменә Русиягә очарга рөхсәт бирелгән


Русия Грузиянең “Georgian Airways” ширкәтенә Тифлис белән Мәскәү арасында Олы көн (Пасха) бәйрәменә аерым өстәмә рейслар ясарга рөхсәт иткән. Русия тышкы эшләр министрлыгы хәбәрләренә караганда, бу үтенеч белән Мәскәүгә грузин ягы мөрәжәгать иткән.

Элегрәк Georgian Airways ширкәтенә андый рөхсәт яңа ел бәйрәмнәре вакытында бирелгән иде.

Русия белән Грузия арасындагы һава бәйләнеше 2006 елда, ике ил арасында мөнәсәбәтләр кискенләшкәч тә туктатылган иде. 2008 елда ул бәйләнеш күпмедер вакытка торгызылганнан соң, шул елның августындагы Русия-Грузия сугышыннан соң янә өзелде.
XS
SM
MD
LG