Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: Белорусның Русиягә дәгъвәсе сәясәт түгел, сәүдә


Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Белорусның Русия таможнясында нефть эшләнмәләренә акчалата жыем кертү турындагы шикаятен, "бу сәясәт түгел, ә сәүдә" мәсьәләсе дип бәяләде.

Белорус шикаятенең БДБ илләре төзегән Икътисади мәхкәмәгә килүен аның рәисе Файзулло Абдуллоев инде раслады. Аның сүзләренә караганда, әгәр дә ул шикаять буенча эш ачылса, аны тикшерү ярты ел дәвам итәчәк.

Белорус, үзенә Русиядән кертелгән нефть эшләнмәләренә Мәскәү тарафыннан акчалата жыем билгеләүне гамәлдән чыгаруны таләп итә. Аны куллану илнең нефтехимия тармагында эшләүче кайбер ширкәтләренең эшләрен туктатуга китерәчәк, дип зарлана рәсми Мински.

БДБ-ның Иктисади мәхкәмәсе карарын үтәү мәҗбүри түгел, ул тәкъдим итү көченә генә ия.
XS
SM
MD
LG