Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе Дәүләт наркотиклар контроле идарәсе хезмәткәрләрен аклады


Мәскәүнең Чертаново мәхкәмәсе, наркотиклар контроленең Федераль хезмәтендә эшләгән алты хезмәткәрне сак астыннан азат итеп, аларны аклау хакында белдерде.

Тикшерү, бу гәепләнүчеләр 2007 елда наркотиклар сатуда шикләнелеп тотылган бер мәскәү кешесеннән сигез мең доллар акчаны янау белән тартып алганнар, дигән нәтиҗә чыгарган иде.

Элегрәк шул ук Чертаново мәхкәмәсе бу гәепләнүчеләрне әйтелгән җинаятьне кылуда гәепле дип тапкан иде.

2009 елның июль аенда алар хөкем карары нигезендә 5 елдан алып 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде. Ләкин бу хөкем карары яңадан тикшерүләр аркылы узганнан соң хәзер гамәлдән чыгарылды.
XS
SM
MD
LG