Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барак Обама Әфганстанда булып кайтты


АКШ президенты Барак Обаманың Әфганстанга сәфәре бары тик 5 сәгать кенә дәвам итте һәм көчле иминлек чаралары белән үтте.

Якшәмбе көнне ясалган, алдан хәбәр ителмәгән бу сәфәр барышында Обама Әфганстан президенты Хәмит Карзаи белән сөйләшүләр уздырды, Баграмдагы хәрби-һава ныгытмасында Америка хәрбиләре белән очрашты.

Карзайга мөрәжәгать итеп Обама, әфган хөкүмәтенең уңышлары амеракаларны өметләндерә, дип белдерде. Шул ук вакытта АКШ президенты Әфганстан хәкимиятләре коррупция һәм наркотиклар сату белән көрәшне көчәйтергә тиеш, дип белдерде.

Ике мең американ гаскәрие каршында чыгыш ясаган Обама, “әл-Каидә” сугышчыларына һәм “Талибан” хәрәкәтенә каршы сугышның уңышлы тәмамланачагына ышануын белдерде.
XS
SM
MD
LG