Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кондопогадагы сугышта катнашкан иң баш жинаятьче 22 елга ирегеннән мәхрүм ителде


Карелиянең Югары мәхкәмәсе Кондопога шәһәрендәге күп кеше катнашында булган бәрелешләр эше буенча төп гаепләнүче Ислам Магомедовны 22 елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды. Гаепләнүчеләрнең калган дүртесе өч елдан алып ун елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителгән.

Тикшерүләр нәтиҗәсенә караганда, чыгышлары белән Чечня һәм Дагыстаннан булган шушы затлар 2006 елның 30 августында Кондопогада кайбер җирле кешеләр белән сугышып, бу соңрак бәрелешләр башлануга китерә.

Шул чуалышларда ике кеше һәлак булды, тугызы каты яраланды һәм милли нәфрәт нигезендә массакүләм һөҗүмнәр бар шәһәргә таралады.
XS
SM
MD
LG