Accessibility links

“Көрәш кырыс һәм аяусыз булырга тиеш”


Бу атнада 50-дән артык кеше үлеменә китергән интихарчылар шартлатуыннын соң, Русия президенты Дмитрий Медведев террорчыларга карата аяусызрак булырга чакырды. Бу хакта ул Дагыстанга сәфәре барышында уздырган киңәшмәдә әйтте.

Чәршәмбе Кизләр шәһәрендә булган шартлаудан соң, Русия президенты кинәт кенә Дагыстанга килде. Махачкалада ул Төньяк Кавказ төбәге башлыклары белән утырыш уздырды. Анда шулай ук эчке эшләр министры, ФСБ башлыгы да катнашты.

Медведев террорчылар белән көрәш рәхимсезрәк булырга тиешлеген белдерде. Аерым алганда бөтен дөньяда көрәш чараларын киңәйтү мөһимлегенә басым ясады.

“Алар нәтиҗәле генә түгел, ә кырыс һәм аяусыз булырга тиеш. Моның өчен җәзага тартырга кирәк”, диде ул.

Шул ук вакытта Медведев террорчылык белән көрәштә уңышлар булуын да әйтеп узды. Мөгаен ул бу очракта күптән түгел Сәет Бурятский һәм башка сугышчыларның үтерелүенә ишарәләгәндер.

“Соңгы вакытта террорчылык белән көрәштә без күпмедер уңышка ирештек. Кайбер чарланган бандитларның башын өздек. Әмма күрәсең бу гына аздыр. Һәрхәлдә барысын да үзвакытында табачакбыз һәм җәзага тартачакбыз”, диде ул.

Гаепсез чеченнар үлеменә уч итеп


Чәршәмбе көнне чечен сугышчыларының башлыгы Доку Умаров Мәскәүдәге шартлаулар өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.

Ислам интернет сәхифәләренең берсендә урнаштырылган видеода Умаров бу февраль аенда Русия хәрбиләренең гаепсез чеченнарны үтерүе өчен уч алу дип әйтә.

Шулай ук ул киләчәктә дә Русиядә шартлаулар дәвам итәчәге белән дә яный.

Мәскәү һәм Дагыстандагы хәлләр илдә тагын террор дулкыны көчәю куркынычын арттырды.

Әле күптән түгел генә билгеләнгән Русия президентының Төньяк-Кавказ бүлгесендә вәкиле Александр Хлопонин Медведев уздырган утырышта бары җирле халык ярдәм иткәндә генә тотрыклылык урнашырга мөмкинлегенә басым ясады.

“Әгәр алар булышмаса, без беркайчан да әлеге бурычны башкарып чыга алмаячакбыз”, диде ул.

Ә бурыч итеп Медведев 5 максатны билгеләде: бу хокук саклау оешмалары, ФСБ, мәхкәмәләрне ныгыту; террорчылар һәм аларның сыену урыннарын юк итү; сугышчылар белән араларны өзүчеләргә ярдәм итү; икътисад, белем бирү, мәдәниятне үстерү, әхлакый һәм рухи нигезне көчәйтү.

Әлбәттә, икътисад үсеше мөһимлеге даими әйтелә. Чөнки белгечләр фикеренчә, экстремизмның нигезендә хәерчелек, эшсезлек ята. Төньяк Кавказда яшьләрнең күбесе үзләренә эш таба алмаганлыктан аптырый. Медведев та Кавказдагы террорчылыкны бетерү өчен комплекслы эш алып барырга, аерым алганда, икътисад һәм социаль мәсьәләләрне уртак нигездә хәл итәргә кирәклегенә басым ясады.
XS
SM
MD
LG