Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО җитәкчесе кыргыз рәсмиләренә тәнкыйть белдерде


БМО генераль секретаре Пан ги Мун кеше хокукларына багышланган Үзәк Азия сәфәре барышында Кыргызстан рәсмиләренә кеше хокуклары өлкәсендәге проблемалар өчен тәнкыйть белдерде һәм алар белән конструктив сөйләшүләр үткәргәнлеген әйтте.

Бишкәктә президент Корманбәк Бакыев һәм тышкы эшләр министры Кадыйрбәк Сарбаев белән очрашудан соң ул хәбәрчеләргә кайбер мәсьәләләрдә бик конструктив сөйләшүләр булганлыгын белдерде.

Рейтер хәбәр агентлыгы белдерүенчә, Бан Сарбаевка Кыргызстандагы бәйсез киңкүләм мәгълумат чараларына каршы гамәлләргә борчылуын җиткергән.

Бан парламент бинасына чыгыш ясарга килгәндә демонстрациячеләр аның игътибарын җәлеп итәргә тырышып “безгә ярдам итегез” дип кычкырып торды.

Милиция аларны көч белән куып таратты.
XS
SM
MD
LG