Казакъстан Тышкы эшләр министрлыгы кичә Кыргызстанда кабынган каршылык чараларыннан соң, Кыргызстан белән чикне ябуын белдерде. Казакъ рәсмиләре бу карарны казакъ ватандашларының иминлеген кайгырту белән аңлатты.
Кыргызстанда булган каршылык чараларында кимендә бер казакъ ватандашының һәлак булуын белдерелә. Кыргызстан тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Аскар Абрахманов, протест чараларында үлгән кешенең Бишкәктә яшәгән 26 яшьлек казакъ ватандашы булуын ачыклады.
Казакъстанда яшәгән кыргыз ватандашлары теләгән очракта илләренә кайта алачак, ләкин башка очракта чикне узарга рөхсәт ителмәячак. Казакъстаннан кала, Үзбәкстанның да чикне ябуы белдерелә.
Америка өчен стратегик әһәмияткә ия Кыргызстан, шулай ук Кытайның Көнчыгыш Төркестан төбәге белән дә күрше. Илдәге киеренкелек сәбәпле, Америка белән Кытай кичә ук кискен борчылу белдергән иде.