Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан вакытлы хөкүмәте Бакыев белән сөйләшмәячәк


Кыргызстанның хакимиятне үз кулына алуын белдергән вакытлы хөкүмәте бәреп төшерелгән президент Корманбәк Бакыев белән сөйләшергә җыенмавын әйтә.

Вакытлы хөкүмәтне җитәкләүче Роза Отунбаева Бакыевның вазифаларыннан чигенүен таләп итте.

Илнең көньягына сыенган Бакыев гыйсъянчылар белән сөйләшергә әзер булуын, әмма хакимияттән китмәячәген белдерде.

Вакытлы хөкүмәтнең рәис урынбасары җитәкчелегендәге төркем икътисадый ярдәм сорар өчен Мәскәүгә китте.
XS
SM
MD
LG