Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк агым газүткәргечен төзү башланды


Балтыйк диңгезе төбеннән Русиядән Германиягә Төньяк агым газүткәргече төзелеше бүген рәсми рәвештә башланып китте.

Выборг шәһәрендә төзелешне башлау тантанасында чыгыш ясап Русия президенты Дмитрий Медведев “Бу газүткәргеч Европа кулланучыларын ягулык белән ышанычлы тәэмин итеп торачак. Бу тәэминат яхшы бәядән булачак. Ул шулай ук безне кайбер кагыйдаләр, шул исәптән транзит кагыйдәләре җитешсезлекләренә бәйле проблемалардан да коткара”, - диде.

Тантанада Европа Берлегенең энергия комиссионеры Гюнтер Өттингер дә катнашты. Германия канцлеры Ангела Меркел анда Берлиннан видеоэлемтә аша чыгыш ясады.

Үткәргеч 2012 елда төзелеп беткәннән соң Русия аның аша Европа Берлеге илләренә елына 55 миллиард шакмак метр газ җибәрер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG