Accessibility links

Кайнар хәбәр

Банкоктагы протест чаралары көч куллануга әйләнде


Таиландта яңа сайлаулар булдыруны таләп иткән оппозиция тарафдарлары белән полиция арасында чыккан бәрелешләрдә корал тавышлары да ишетелде. Хәрби сүзче Сансерн Каукамнерд протест чараларында ике хәрбинең атып үтерелүен белдерде.

Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, Банкокның тарихы мәхәлләләренең берсендә кабынган каршылыкта 90нан артык кешенең хастәханәгә озатылуын белдерде.

Хөкүмәткә каршы чаралар Таиланд башкаласы Бангкокта инде 13 марттан бирле дәвам итә.

Кызыл күлмәк кигән оппозиция тарафдарлары, Таиланд премьер-министр Абһисит Ветчачиваны хакимиятне хәрби түнтәрелеш нәтиҗәсендә канунсыз яулауда гаепли һәм элекке премьер-министр, сөргендәге Таксин Шинаватра катнашлыгында вакытыннан алда сайлаулар үткәрүне таләп итә.

Ул чараларда катнашучылар таләпләре үтәлмичә, Бангкоктан китмәячәген әйтә.
XS
SM
MD
LG