Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлыкны яклау яңа президентка авыр булачак


Хәзер инде дәүләт киңәшчесе булыр дип көтелгән Миңтимер Шәймиев ничек итеп президентлыктан үз теләге белән чигенде дә, ничек итеп хакимиятне 12 ел премьер-министр булып эшләгән Миңнехановка тапшырасы итте? Бу сорауга җавап күпләрдә әле дә юк. Башкортстан җитәкчесе Мортаза Рәхимов андый юлны сайламады әнә.


Казан сәясәтен күзәтеп баручы Рәшит Әхмәтов Шәймиевне “соңгы 500 елдагы иң уңышлы татар җитәкчесе” дип атады. Икенче бер сәясәт белгече Сергей Сергеев исә Шәймиев чорын бәяләп, “Татарстан аның җитәкчелегендә авторитар республика булудан котыла алмады” дип белдерде. Моңардан тыш, “Шәймиев Татарстанда суверенлыкны, ә Башкортстанда – татар милләтен сатучы булды” дигән тупас сүзләр дә әйтүчеләр ишетелде. Асылда, бу бәяләүләрнең һәрберсендә үзенчә дөреслек бар.

Хәзерге Татарстан - бар татарның фәкать чиреге генә яшәгән бер төбәк. Өстәвенә татарлар Татарстанда күпчелекне аз гына тәшкил итәләр. Формал яктан караганда, республика президенты анда яшәгән халык алдында гына җаваплы. Әмма Шәймиев, калган татарларны да күпмедер вәкиллек итү дәгъвасы белән абруй казана алды.

Ләкин Мәскәү соңгы елларда Татарстан белән дә, башка милли төбәкләр белән дә әллә ни санашмый башлады. Башта паспортлардан милләтне күрсәтү алып ташланды, аннары латин әлифбасы кире кагылды. Татарстан җиде федерал бүлгенең берсенә буйсындырылып, аның мөстәкыйллегенә яңа орым ясалды.

2005-нче елдан бирле инде илбашын халык сайламый, ул Мәскәү тарафыннан билгеләнеп килә. 2007-дә Азатлык радиосының Татарстандагы ретрансляциясе туктатылды, ана телендә мәгарифкә һөҗүм башланды. Ике гасырлык тарихы булган, татар гыйлеме дә өйрәнелгән Казан университетын федерал хөкүмәт үзенә алды, ә Милли университет ачыла алмады.

Берүк вакытта Татарстан халыкара сәхнәдә таныла башлады. Элек Мәскәүгә генә килә торган чит ил сәясәтчеләре Казанга да кереп чыга башлады. Татарстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре дә төрле илләргә йөри тора. Казан үзе төзек бер шәһәргә әйләнеп килә. Инде анда да хәзер Европа стандартларына нигезләнгән кунак йортлары, рестораннар һәм кибетләр бар. Тик нәкъ Русиядәге кебек Татарстанда да чын мәгънәсендә либерализм һәм демократия бар дип әйтүе кыен.

Рәсми матбугатка карасаң, барысы да ал да гөл. Икътисадый кыенлыклар, эшсезлек, пенсионерларның аяныч хәле, хокукларның һәр көн кысыла баруы – болар турында бик сөйләнми.

Тик Русиядә эшләр ул хәтле ал да гөл түгел шул. Федерал үзәк, урыслар саны кими, мөселманнар арта дип борчыла. Мәскәүдәге Этнология һәм антропология институты мөдире Валерий Тишков милләтләр язмышы белән уйнап, яңа хәйләләр уйлап чыгара, Русия җитәкчеләрен сак булырга өнди.

Язга чыгу белән Русиядәге радикал төркемнәр төрле урыннарда һөҗүмнәр оештырды. Дин исеменнән алар сөйләргә тырыша, ә чын руханиләр күбрәк үзара талаш, сафларыннан дошман эзләү белән мәшгуль. Кайберләре инде Сталин чорындагы танылган мөфти Ризаэтдин Фәхретдинне дә ваһһабилектә гаепләп чыкты. Аларның белем дәрәҗәсе димәк шул хәтле генә...

Рөстәм Миңнеханов менә шундый авыр бер мирас ала. Татарстан хөкүмәтен 12 ел буе җитәкләп ул бар шушы уңыш һәм уңышсызлыклар белән бергә булды, аларны күреп торды. Әмма хәзер аның моңа мөнәсәбәте нинди булыр? Яңа президент, күпләр фаразлаганча, икътисад белән генә шөгылләнерме, әллә инде президент вәкаләтләренә тулысынча керешеп, милли эшләрне дә кайгыртырмы? Мәскәү аңа бу эштә юл бирерме?

Элекке депутат Фәндәс Сафиуллин “кризис чорында, милли мәктәпне һәм мәдәниятне бетерү сәясәте алып барылганда, фашизм баш күтәргәндә, президентка татар милләтен яклау бик авыр булачак” дип фаразлый.

Мәскәү дилбегәне ычкындырырга һич җыенмый. Киресенчә, халык тарафыннан сайланмаган, бары тик билгеләп кенә куелган президентның эш итү мөмкинлекләре бу шартларда тагын да чикләнә генә.

Өстәвенә, Русия төбәкләрендә халыкның ризасызлыгы арта барганда, Татарстан да андый уңайсыз тәрәккыяттән котыла алмаячак. Тик шулай да яңа президент Татарстанга да, татарларга да яңа офыклар ачсын иде дигән өмет белдерәсе килә.


Профессор Надир Дәүләт
Истанбул, Төркия


Комментар бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашын чагылдыра
XS
SM
MD
LG