Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Нәүрүз бәйрәме булачак


Уфада 17 апрель көнне Нәүрүз бәйрәме оештырыла. Анда Башкортстандагы 10нан артык халыкның милли-мәдәни үзәкләре вәкилләре катнаша.

Быел унынчы тапкыр уздырылучы шушы күркәм бәйрәмнең вакытына үзгәрешләр кертелде. Башка елларны ул 20 -21 март көннәрендә оештырылса, быел ул вакытта һава торышының бик начар булуы сәбәпле аны, кичектерделәр. Бу шимбәдә көн шактый җылы булачак, шуңа күрә бәйрәм дә күңелле бер рәхәтлектә үтәр дип өметләнә аны оештыручылар.

Нәүрүз бәйрәме Уфаның нәкъ үзәгендәге матур урында – Якутов исемендәге ямьле бакчада үтәчәк. Анда татарлар белән башкортлар да, республикада яшәүче төрки-фарсы төркеменә керүче башка милләтләр вәкилләре дә, немецлар, украиннар, руслар да катнашачак. Республикадагы җәмгысе 14 милли-мәдәни үзәк вәкилләре ныклы әзерләнгән бу матур бәйрәмгә.

Елдан-ел бу бәйрәмнең эчтәлеге дә байый. Татар һәм башкорт халык иҗатында бу бәйрәмгә багышланган такмаклар, әйтемнәр, гадәт-йолалар әүвәле күп булган. Хәзер ике халыкның да милли оешмалары һәм фольклорчылары шул халык авыз иҗатын берәмтекләп җыеп, туплап, Нәүрүз бәйрәмен оештырганда аларны киң куллана башлады.

Уфада моңарчы Нәүрүз бәйрәме Салават Юлаев исемендәге мәйданда, Уфа “Нур” татар театры бинасы янындагы мәйданда һәм башкаланың иң матур мәдәният учакларының берсе – Нефтьчеләр мәдәният сараенда оештырыла иде.

Быелгы Нәүрүз бәйрәменә татарлар белән башкортлардан тыш, таҗиклар, үзбәкләр, азәрбайҗаннар, чеченнәр, төркмәннәр, дагыстанлылар, казакълар, немецлар, украиннар, руслар да үз күргәзмәләрен, концертларын әзерли. Быел да аларның Башкортстандагы милли-мәдәни үзәкләре Нәүрүз бәйрәмендә үзләренең җыр-моңнарын ишеттереп, биюләрен күрсәтеп кенә калмый, ә бәйрәмгә килүчеләрне милли ризыкларыннан да авыз иттерә һәм алтын куллы осталар эшләгән әйберләрдән күргәзмәләрен дә урнаштырачак.

Нәүрүз бәйрәмендә катнашучыларны Башкортстан Хөкүмәте рәисе урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев һәм депутатлар котларга киләчәк.
XS
SM
MD
LG