Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтаена вәкилләр сайлана


11-12 июнь көннәрендә Уфада Бөтендөнья башкортларының 3нче корылтае үтәчәк. Әле аңа делегатлар сайлау дәвам итә.

Җомга көнне Уфа районы башкортлары корылтае да үзенең җыенын үткәрде һәм анда төрле оештыру эшләре белән бергә корылтайга вәкилләр дә сайлады. Шушы җыен алдыннан Уфа районы башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе урынбасары Альбина Шәйморатова анда каралучы мәсьәләләр хакында журналистларга тәфсилле мәгълүматлар бирде.

“Без үзебезнең шушы җыеныбызда җәй үтәчәк корылтайга әзерлекне генә түгел, ә кайбер көнүзәк мәсьәләләрне дә, районда чишелергә тиешле проблемаларны да күтәрәбез”, диде Альбина ханым.

Җомга көнне узган җыенда район башкортлары җәй үтәчәк Бөтендөнья Башкорт корылтаена 3 вәкил сайлады. Әле республиканың башка районнарында да корылтайга вәкилләр сайлау дәвам итә.

Шул ук вакытта Бөтендөнья Башкорт корылтае республика тормышының иң мөһим якларына кагылышлы махсус киңәшмәләрен дә оештыра. Бу атнада Башкортстанда җирдән файдалану мәсьәләләрен тикшергән утырышта республика депутатлары, шулай ук Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре дә катнашты.

“Җир байлыгын уңга-сулга таратмаска, ә республика халкы мәнфәгатендә файдаланырга кирәк”, дигән фикер андагы сөйләшүдә еш кабатланды.



XS
SM
MD
LG