АКШ президенты Барак Обама Флорида штатындагы Кеннеди исемле галәм үзәгендә чыгыш ясап, галәмне өйрәнү өчен төзелгән яңа планын игълан итте. Аңа караганда, американ астронавтлары Марска 25 елдан барып җитәчәк.
Обама элек кабул ителгән 2020 елга Айга очу турындагы кыйбатлы программадан баш тартты һәм моның өчен АКШтагы галәм белгечләренең кискен тәнкыйтенә дучар булды. Астронавтлар бу карарны АКШның галәмгә очышларның киләчәгенә зур орым булды, дип саный.
Әмма Обама үзенең яңа стратегиясендә Айга кире кайту түгел, ә галәмнең башка, яңа планеталарына очуны максат итеп куя.
АКШның галәмне өйрәнү үзәге NASAга Марска очышлар оештыру концепциясен эшләп чыгарырга кушылган. АКШ шулай ук Айда тикшерүләр программасын дә дәвам итәчәк.