Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакыев тарафдарлары Җалал-Абад өлкәсендә митинг үткәрде


Җалал-Абад – Бәреп төшерелгән президент Корманбәк Бакыев тарафдарлары шимбә көнне Кыргызстанның Җалал-Абад өлкәсендә митинг үткәрде.

Җирле телевидение бинасына бәреп кереп алар эфир вакыты таләп иткән. Шулай ук, 500ләп кеше җирле идарә бинасына килеп, кулга алынган элекке саклану министры Бакыт Калыевны иреккә чыгарырга таләп иткән.

Безнең хәбәрчебез әйтүенчә, Бакыевның тарафдарлары вакытлы хөкүмәтнең эчке эшләр министры Болот Шерниязовны кыйнаган. Шерниязов бу төбәккә элекке президентның туганы Җаныбәк Бакыевны кулга алырга килгән булган.
XS
SM
MD
LG