Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакыев Казакъстаннан китте


Казакъстан тышкы эшләр министрлыгы хакимияттән читләштерелгәннән соң Кыргызстаннан күрше Казакъстанга сыенган президент Курманбәк Бакыевның Казакъстаннан киткәнлеген хәбәр итте.

Әмма министрлыкның баш сүзчесе Ильяс Гөмәров Бакыевның кая киткәнлеген әйтә алмавын белдерде.

Бакыев оппозиция белән бәрелешләр нәтиҗәсендә хакимияттән читләштерелгәч башкала Бишкәктән башта Кырызстанның көньягына сыенды. 8 көннән соң аннан Казакъстанга китте.
XS
SM
MD
LG