Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышы хакында яңа китап


Мәскәүнең милли-мәдәни үзәге китапханәсендә Тәүфик Ибраһим һәм Наталья Ефремова авторлыгында нәшер ителгән Мөхәммәт пәйгамбәр турында ике томлык китапны тәкъдим итү булды. Тарихи вакыйга булырлык ул китапларны Русия фәннәр академиясе каршындагы Шәрык институты һәм «Ладомир» дип аталган фәнни нәшрият үзәге бастырып чыгарган.

Мәдәни үзәк китапханәсендәге очрашуда китапларны нәшрият җитәкчесе Юрий Михайлов һәм китап авторларының берсе фәннәр докторы, ислам белгече Тәүфик Ибраһим тәкъдим итте. Автор, бу китап 15 ел дәвамында, күп төрле фәнни тикшерүләр нигезендә язылды, дип белдерде.

"Мин төрле илләрдә, күп төрле китап күргәзмәләрендә булганым бар, китап дөньясындагы хәлләрне беләм, ләкин ислам һәм Мөхәммәт пәйгамбәрнең тәрҗемәи хәле турында тулы басма буларак бу китапка тиңдәш китаплар бөтен дөньяда да юк", диде нәшир.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бу китапны нәшер итүгә Русиядәге барлык мөфтиятләр дә үз фатихасын биргән. Очрашу башында Тәүфик Ибраһим, бу китапны тәкъдим итү байтак кына урыннарда булды, инде.

"Мин үзем андый җирләргә бик теләп бармыйм. Ә инде татарлар чакыра дигәч, мин бик сөенеп килдем. Чөнки мин үземне татарлар алдында бик бурычлы дип хис итәм. Мин исламны татар галимнәре аша үзләштергән кеше. 19 гасыр азагы 20 гасыр башында татар галимнәренә тиң галимнәр, дин белгечләре бөтен дөньяда булмаган", дип ул Шиһабетдин Мәрҗәни, Риза Фәхретдин, Муса Бигиев исемнәрен атады.

"21 гасырда да Ислам турыдагы сүзне татар галимнәре әйтергә тиеш, татарлар әйтмәсә аны гарәпләр дә, ираннар да, башкалар да әйтмәячәк. Ислам турындагы дөрес сүзне дөньяга ишеттерү татар халкының миссиясе дип уйлыйм", диде Тәүфик әфәнде.


Ул шулай ук бу китапны язу барышындагы авырлыклар турында да сөйләде. "Коръән - ул Пәйгамбәрнең тормыш юлы түгел. Пәйгамбәрнең тормыш юлы күп кенә чыганакларда хәрби биография - сира шәкелендә язылган. Ә без аны башкачарак бирергә уйладык. Аның хәрби казанышлары турында гына язсак, мөселман булмаган укучылар өчен ул язмалар пәйгамбәр бары тик сугышып кына йөргән дигән тәэсир калдырыр иде. Без дөньяда пәйгамбәр хакында билгеле булган барлык чыганакларны да таптык дип әйтергә була. Без шулай ук икенче бер чыганакка - хәдисләр чыганагына да мөрәҗәгатъ иттек", диде Тәүфик Ибраһим.

Очрашуда катнашкан Әхмәт Галимов: «Бу китап яшьләр өчен бик файдалы булачак. Мин әле үзем бу соңгы китапларны укып чыкканым юк. Ләкин Тәүфик Ибраһимның хезмәтләрен беләм, ул һәрвакытта да безнең татар дин белгечләренә таянып эшләвен әйтеп, аларга булган хөрмәтен белдерә. Һәм аларны дөньякүләм бөек галимнәр дип атый", диде.

Бу ике томлык китапның беренче китабы «Адәм пәйгамбәрдән Гайсә пәйгамбәргә кадәр тарихны мөселманча яктырту» дип аталса, икенче китап тулысы белән Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышы, яшәеше хакында. Китапларны сатып алучыларга Согуд Гарәбстанындагы хаҗ кылу урыннарының өч күләмле язылган видеоязмасы да бүләк ителде.

Китапларның бәясе кибеттә 4 мең 700 сум булса. Китапханәдә аны 3 мең 200 сумга саттылар.

Мәскәүдә Мөхәммәт пәйгамбәр хакында рус телендә ике томлык китап нәшер ителде. Ул китап дәреслек буларак та кулланыла ала дип тәкъдим ителгән. Китапны кулга алып караганнан соң, 16 гасырга кадәр дөнья күргән ислам турындагы чыганаклардан файдаланып язылган, шулай ук төрле басмаларга үз искәрмәләрен биреп нәшер ителгән ул китап ислам белгечләренә генә түгел, гади укучыга да ислам тарихы, пәйгамбәрнең тәрҗемәи хәле турында күп мәгълүмат бирер, дип әйтергә була.
XS
SM
MD
LG