Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргыз рәсмиләре Бакыевның миллионнарын табуын белдерә


Тимер Сариев
Тимер Сариев

Кыргызстан вакытлы хөкүмәте Кыргызстан банкларында Корманбәк Бакыевның һәм аның гаиләсенең 20 миллион доллардан артык акчасы һәм алтыннары табылуын белдерә. Русия Бакыевның президент булып калуын танымый.

Вакытлы хөкүмәтнең премьер-министр урынбасары һәм финанс министры Тимер Сариев тикшерүчеләр үз эшләрен дәвам итә һәм алга таба Бакыевның, аның гаиләсенең байлыклары тагын да табылырга мөмкин диде.

Сариев әйтүенчә, тикшерүчеләр Бакыевның һәм аның туганнарының акча үзләштерү юлларын күрсәтүче берничә компьютерны һәм хәтер тартмачыкларын тапкан.

Баш прокуратура Бакыевның инде балигъ булган уллары Марат белән Мәкъсүмгә каршы җинаять эшләре ачты. Алар вәкаләтләрен явыз максатта куллануда һәм акча үзләштерүдә гаепләнә.

Марат Кыргызстанның дәүләт иминлеге хезмәтенең рәис урынбасары булып эшләде, Мәкъсүм Инвестиция һәм икътисадый тәрәккыять идарәсен җитәкләде.

Бакыев 7 апрельдә вазифасыннан читләштерелгәч алар да эшләреннән китте.

Русия Бакыевның президент булып калуын танымый

Ул арада Русия Корманбәк Бакыевның әле дә президент булып калу турындагы белдерүен танымавын белдерде.

Сергей Лавров
Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Бакыевның вазифадан китү турында кулдан язган белдерүен телдән әйкән сүз генә кире кага алмый диде.

Бакыев 7 апрельдә Бишкәктән качып берничә көн илнең көньягындагы тарафдарларына сыенып торганнан соң башта Казакъстанга, бу атна башында Минскига килде.

Кыргызстанның оппозиция төзегән вакытлы хөкүмәте президен вәкаләтләрен чикләүче референдум үткәрәчәген һәм 10 октябрьдә парламент сайлау уздырачагын белдерде.

Вакытлы хөкүмәтнең рәис урынбасары Омурбәк Тәкәбаев парламент белән бергә яңа президент та сайланырга мөмкин диде.
XS
SM
MD
LG