Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ереван күпләп үтерелгән әрмәннәрне искә ала


Әрмәнстан башкаласы Ереванда беренче дөнья сугышында Госманлы империясе гаскәрләренең әрмәннәрне күпләп үтерүе искә алынды. Кичә башланып киткән матәм чараларында дистәләгән мең кеше катнаша.

Корбаннарга куелган һәйкәлгә чәчәк салырга илнең җитәкчелеге, президент Серж Саркисян килде.

Бу атнада Төркия белән Әрмәнстан мөнәсәбәтләрендә артка чигенеш булды. Әрмәнстан Төркия белән мөнәсәбәтләрне җайлау эшен туктатып торырга карар кылды. Бу турыда Ереванда президент Серж Саркисян белдерде.

Әрмәннәр 1915-1923 елларда Госманлы төрекләренең миллион ярымлап кешене үтерүен һәм миллион ярым әрмәннең сөргенгә куылуын геноцид дип танылуын таләп итә. Төрекләр сөргенне таный, әмма әрмәннәрне юк итү сәясәтенең алдан уйланылган һәм максатчан башкарылган булуын кире кага. Төркия, сугыш чараларында 300 меңләп әрмән һәлак булды, дип саный.
XS
SM
MD
LG