Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар бина алу өмете белән яши


Рамил Бигнов
Рамил Бигнов

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмаларының бер төркем вәкилләре имза җыеп республика Президентына мөрәҗәгать күндергән иде. Анда алар Уфаның эластомер материаллар һәм конструкцияләр җитештерү заводының мәдәният сараен татар җәмәгатьчелегенә бирүне сораган иделәр.

26 апрель әлеге мөрәҗәгатькә җавап алынган. Бу турыда Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмил Бигнов ирештерде:

“Ул документта мәдәният сараен биреп булмау турында әйтелгән. Имеш, сарай завод милке булып саналу сәбәпле республика хакимияте татарларга бирү вәкаләтенә ия түгел. Ул буш сүз, чөнки мәдәният сарайларын бирү очраклары булды. Мәсәлән, Юбилейный мәдәният сарае аграр университетка бирелде. Быел гына Нефтьчеләр мәдәният сарае башкорт җәмәгатьчелек оешмаларына бирелде.

Республика казнасының өчтән берен баеткан татар халкына бина бирүдә генә юк сәбәпләр табылып тора. Сарайны завод балансыннан алып татар җәмәгатьчелегенә бирү катлаулы эш түгел. Монда һаман да шул Президентның татарларга мөнәсәбәте күренә. Без бу проблема Мортаза Рәхимов вазыйфасыннан киткәч чишелер дип уйлыйбыз. Сарайны төзекләндерү һәм тоту өчен чыгымнарны үз өстебезгә алырга әзербез. Бүгенге көндә заводның мәдәният сараен төзекләндерерлек тә мөмкинчелеге юк”, диде Рамил Бигнов.
XS
SM
MD
LG