Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда милиция кыйнап үтергән Вәкил Әитов җәмәгате акча алачак


Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карары нигезендә Русиянең финанс министрлыгы Резидә Әитовага 100 мең сум түләргә тиеш булачак. Ире милициядә кыйнап үтерелгән Резидә Әитова мәнфәгатьләрен мәхкәмәдә Казанның кеше хокуклары үзәге яклады. Адвокатлар милиция хезмәткәрләренә бернинди дә гаепләү чыгарылмаган хәлдә дә тол калган ханымга компенсация түләтүгә иреште.

"Резидә Әитованың бу акчаны вакытында алуын да без күзәтәчәкбез," диде үзәк башлыгы Игорь Шолохов.

Вәкил Әитов мәете 2005 елның августында Татарстанның Әлкәй районы эчке эшләр бүлегендә табыла. Аны кыйнап үтерүдә шикләнелгән милиция майорына каршы җинаять эше ачыла, әмма соңырак "җинаять кылуга җитәрлек дәлилләр табылмавы" сәбәпле ябыла.
XS
SM
MD
LG