Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милициядән зыян күрүчеләрнең шикаяте Страсбургта каралачак


Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе узган ел Мәскәү кибетендә атышларда зыян күргән кешеләрнең шикаятен кабул итте.

Милиция майоры Денис Евсюков супермаркетта ут ачып ике кеше һәлак булды, 22 кеше яраланды. Элекке майор бу җинаять өчен гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде.

Русия мәхкәмәләре зыян күрүчеләргә акча түләүдән баш тартты. Адвокат Игорь Трунов сүзләренә караганда, бу карар конституцияне боза. Төп канунда “вазыйфасын үтәгәндә җинаять кылган кеше өчен зыянны дәүләт түли”, дигән матдә бар, диде адвокат.
XS
SM
MD
LG