Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү хакимиятләре Ачу көнен үткәрергә рөхсәт бирде


Мәскәү хакимиятләре беренче тапкыр 1 май көнне “Ачу көне” дип исемләнгән чараны оештырырга рөхсәт бирде. Урам җыенында оппозиция, иҗтимагый оешмалар һәм хокук яклаучылар катнашачак.

Быел үтәчәк чарада оппозиция Мәскәү шәһәр башлыгы Юрий Лужков һәм өлкә губернаторы Борис Громовның эшләреннән китүен һәм төбәк башлыкларын сайлауны кире кайтаруны таләп итәргә җыена.

20 мартта Пушкин мәйданында узган “Ачу көнендә” 70ләп кеше кулга алынган иде.
XS
SM
MD
LG