Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Даниядә


Дания патшалыгына ике көнлек сәфәргә Русия президенты белән бергә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.

Бүген Миңнеханов “Rockwool” һәм “Haldor Topsoe” ширкәтләре башлыклары белән очрашып “Алабуга” ачык икътисади зонада хезмәттәшлек турында сөйләшкән.

“Rockwool” Алабугада түбә, түшәмнәр, ут һәм тавыш үткәрми торган , җылылыкны саклый торган диварларга куелган матдәләр җитештерә башлаячак.

“Haldor Topsoe” ширкәте Русия һәм Татарстанның нефть һәм нефтехимия сәнәгатендә эшли. Алар белән Миңнеханов фәнни һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек тәкъдим итте.

“Казан дәүләт технология университеты федераль тикшеренү университеты дәрәҗәсен алды, бу уку йортының тәҗрибәсен яңа җиһазлар ясауда кулланып була,” диде Татарстан президенты.
XS
SM
MD
LG