Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисади кыенлыклар кичергән Грециядә халык протест чаралары уздыра


Грециядә Икътисад министрлыгы бинасына керергә теләгән йөзләгән протестчы белән тәртипне сакларга тырышкан полиция арасында бәрелешләр булып алды. Күпчелеге оппозиция тарафдары булган протестчыларны полиция газ бомбасы белән таратырга тырышты.

Хакимиятнең икътисадны коткару максатында күргән чараларына халык ризасызлык белдерә.

Грециянең премьер министры Георгиос Папандреу бөлгенлектән чыгу өчен салымнарны арттыру кебек кайбер кискен чаралар күреләчәк дип белдерә.

Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фонды да Грецияне бөлгенлектән коткару өчен сөйләшүләрне дәвам итә. Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фонды Грециягә ярдәм уңаеннан быел беренче чиратта 45 миллиард евро ярдәм бирергә планлаштыра. Киләсе 3 ел дәвамында исә моңа өстәп 120 миллиард евро акча ярдәме булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG