Accessibility links

Мексика култыгында нефть, фаразланганнан 3 тапкыр киңрәк аланга таралган


Мексика култыгында нефть плaтформында булган казадан соң диңгезгә таралган нефть АКШның Луизиана штатына якыная. Луизиана штат башлыгы казанын зур фаҗига булуын монын тирә яктагы җан ияләренә генә түгел кешеләрнең тормыш рәвешенә дә янавын әйтте.

Кичә АКШ президенты Барак Обама диңгездәге калдыкларны чистарту чыгымнарын нефть платформының иясе ВР ширкәте түләячәк дип әйткән иде.

ВР башкарма комитеты башлыгы Тони Һайвард җаваплылыкны ширкәтнең үз өстенә алуын, тирә мoхетнең пычрануыннан зыян күргәннәр өчен акча җәзасы түләргә әзер булуын белдерде.

Узган атнада Мексика култыгында нефть чыгару урынында булган каза нәтиҗәсендә 5 мең мичкә нефтьнең суга агып таралуы белдерелә.
XS
SM
MD
LG